Результаты поиска
- Шулар янында фрауның токымлы мүкләге биргән сөт һәм өйдә ясаган татлы чөгендер сиробы да бар. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Фрау язга таба, тәвәккәлләп, Азат Сәйдәшевне үзенең остар-байтеры итеп рәсмиләштергәннән соң, болгавыр көннәрдә малайның каян пәйда булганлыгын берәү дә төпченеп тормагач, борчулары басыла төшә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Бу вакытта ир-аттан бушап калган Германия басуларында һәм заводларында йөз меңнәрчә остарбайтерлар - оккупацияләнгән илләрдән куып китерелгән халык эшли. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Кызганыч, Азат күрше хуҗалыкларда ярым иректә яшәгән якташлары белән танышырга өлгерми, моңа бик үк омтылмый да, ләкин ерактан гына аларны күргәли. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- әгәр алар белән аралашып киткән булса, кем белә, бәлки, малайның язмышы башка якка борылган булыр иде. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Яхшы яккамы, әллә начаргамы - анысы икенче мәсьәлә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Дөньяны тетрәндергән һәм кан елаткан һитлер хакимлегенә нокта куелыр көннәр якынлаша. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Апрель ахырларында Көнчыгыштан килгән совет солдатлары белән Көнбатыш илләрнең гаскәре бергә очрашалар. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- 8 май. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Дөрес булса, аның үле гәүдәсен бензин сибеп яндырганнар. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР